Яңа елда янгыннан сак булыйк!

2019 елның 21 декабре, шимбә

   Бәйрәм чараларын оештырганда һәм уздырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгәндә генә күңелсезлекләрне - янгыннар, яну-пешүләр, имгәнүләрне булдырмаска һәм Яңа елны матур итеп каршыларга, ял көннәрендә ял итәргә мөмкин. Шуларның барысын да күздә тотып Татарстан Республикасы территориясендә быелның 20 декабреннән алып, 2020 елның 8 январена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

   – Массакүләм чаралар (кичәләр, спектакльләр, Яңа ел чыршылары) уздырганда янгын куркынычсызлыгы өчен җитәкчеләр үзләренең җаваплы икәнлекләре турында онытмасыннар иде, - ди Буа һәм Чүпрәле районара күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров. – Яңа ел чараларын уздыру вакытында сәхнәдә һәм залларда оешма хезмәткәрләренә  һәм штаттан тыш янгын звенолары әгъзаларына кизү тору бурычы йөкләнә.

   Яңа ел кичәсенең төп символы – чыршы. Аны бинадан чыгуга комачауламаслык итеп урнаштырырга кирәк. Лампочкаларны да бары тик тәҗрибәле электрик кына куярга тиеш. Аларның сертификатлы булуы, электр җайланмаларына кагылышлы барлык кагыйдәләрне төгәл үтәп, ышанычлы итеп урнаштырылуы зарур. Гирляндалардагы лампочкаларның куәте 25 ваттан артырга ярамый. Бәйрәмдә мамык, кәгазь һәм марлядан, ягъни җиңел кабына торган материаллардан ясалган, утка каршы эшкәртелмәгән киемнәр кигән балаларның һәм өлкәннәрнең катнашуы тыела. Чыршыны бизәр өчен дә шәм, мамык яки кәгазь кулланырга ярамый.

  Яңа елда шәхси йортларда янгыннар аеруча еш күзәтелә. Аларга еш кына салютлар да сәбәпче була. Салют һәм фейерверкларны урамда, кешеләр һәм торак йортлардан ерак урыннарда гына кулланырга кирәк, -ди инспектор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International