Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гаилә фермер династияләре конкурсын игълан итә

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Авыл тормышы һәм эше - ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын зур хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын игълан итә. Җиңүчеләр 100әр мең сум бүләк алачак. 

   Конкурста кимендә ике буын фермерлар булган һәм гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгын тотучы бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла.    

   Конкурс буенча сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр була: 

- КФХ әгъзалары һәм даими эшләүче хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәре  өчен 1 балл);

- шәхси эшкуарларның дәүләт реестрында гаилә фермер династияләре геркәлүнең  гомуми срогы (һәр ел өчен 1 балл).

   Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычы булмаска тиеш.  

   Заявкаларны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 17 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казань шәһәре, Федосеев урамы,  36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә   9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

   Белешмәләр  өчен  телефоннар: (843) 221-67-53, 221-76-55.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International