Санкт-Петербург шәһәрендәге спорт үзәге Халикара инвалидлар көненә багышлап, катнаш командалар арасында волейбол буенча иптәшләрчә турнир үткәрде.
Турнирга Казан шәһәреннән баш тренер Юлия Фокина һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында волейбол секциясенә нигез салучы Юлия Сафинова җитәкчелегендәге хатын-кызлар җыелма командасы чакыру алды. Әлеге команда составында районыбыздан Шланга авылы кызы Раилә Сатдинова да уйнады.
Уен нәтиҗәләре буенча, хатын-кызлар җылма командасы җиңү яулап кайтты, ә Раилә команданың иң яхшы уенчысы итеп танылды.