Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хәбирә Шаһиәхмәт кызы Закировага 95 яшь тулды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

   Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хәбирә Шаһиәхмәт кызы Закирова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән тәбрик итәргә район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Баһаутдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов килде, туганнары җыелды. Кунаклар юбилярга исәнлек-саулык теләп, РФ Президенты В.В.Путинның котлавын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

   Хәбирә әби Иске Чүпрәле авылында туган. Сугыш башлангач окоп та казыган, урман да кискән. Казан шәһәрендә  йөк төяүче, бушатучы булып та, Серго исемендәге заводта да эшләргә туры килгән аңа. Сугыштан соңгы елларда район кулланучылар җәмгыятендә ашханәдә хезмәт куйган.

  Бүгенгесе көндә юбиляр бертуган сеңелесенең балалары белән бергә гомер итә.

- Алар һәрвакыт минем янымда, ярдәм итеп, мине тәрбияләп торалар, бик зур рәхмәт аларга, - ди юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International