Чүпрәледән Илдар Афиногенов «Туган тел» шигырь укучылар конкурсында катнашты

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

   Туган тел традицияләрен торгызу һәм Татарстанның социаль приютларында тәрбияләнүчеләр арасында талантлы балаларны ачыклау максатыннан, Милли музейда «Туган тел»шигырь укучылар конкурсы узды. Бу конкурста Чүпрәле муниципаль районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче Илдар Афиногенов катнашты, анда аңа  диплом  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International