Чүпрәле халык театрына “Идел-йорт” бәйгесенең Дипломы тапшырылды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

   Татарстанда Ш.Закиров исемендәге XIX Бөтенроссия «Идел-йорт» татар театрлары бәйгесе узды.

   Әлеге бәйгедә  Чүпрәле район мәдәният йорты татар халык театры Аяз Гыйляҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Биш бармакта-биш балдак” спектаклен тәкъдим итте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Дипломы белән бүләкләнде. Театрның режиссеры Ринат Калимуллин исә спектакльдә башкарган Гарифҗан роле өчен бәйгенең “Тамашачы мәхәббәте” номинацисендә Дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International