Чүпрәледән Шәйдулловлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда булды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

   Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

   Кабул итүдә республиканың 51 гаиләсен хөрмәтләделәр, дүрт хатын-кызга "Ана даны" — "Материнская слава " медале тапшырылды.

   Рөстәм Миңнеханов очрашуга килгән гаиләләргә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм мондый очрашуларның ешрак узуын теләде.

   Очрашуда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан Миләүшә һәм Рафик Шәйдулловлар гаиләсе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International