Чүпрәле районында мобиль иҗтимагый кабул итү көне узды

2019 елның 9 августы, җомга

   Татарстан буенча «Бердәм Россия»нең мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре йөри.

   Бүген мобиль иҗтимагый кабул итү көне Чүпрәле районында узды. Чүпрәлеләр үз теләкләрен җиткерделәр, үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Нигездә юллар төзелеше, авыл йортларын ремонтлау, су белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

   Барлык мөрәҗәгатьләр кәгазьдә кабул ителә һәм электрон базага кертелә, ә аларны эшкәрткәннән соң 2-3 көн дәвамында, депутатлыкка кандидатлар алар белән элемтәгә керә, проблемалар турында фикер алыша, хәл итү юлларын эзли.

   24 августтан 6 сентябрьгә кадәр 650 гражданнарны кабул итү планлаштырыла. Мобиль кабул итү бүлмәләре көн саен (дүшәмбедән һәм сишәмбедән тыш) 9.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Алдан язылу таләп ителми. Мөрәҗәгатьне электрон рәвештә дә "минем депутат" сайтында калдырырга яки 8800-16-00 кайнар линия буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International