Иртәгә, 9 август көнне, Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Иртән һәм көндез республикада яшен вакытында көньяк-көнбатыштан 16 – 21 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.
Урыны белән көчле яңгырлар булуы ихтимал.