Гражданнар җыеннары дәвам итә

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

   2019 елның 1 августында Чүпрәле районының авыл җирлекләрендә агымдагы елгы яртыеллык эшчәнлеккә йомгак ясау буенча гражданнар җыеннары старт алды. Җыеннар районның 6 җирлегендә узды. Аларда район Башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Яһудин, район ведомстволары җитәкчеләре катнаша.

   Җыеннар барышында авыл җирлекләре башлыклары 2019 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар һәм икенче яртыеллыкка бурычлар куялар.  

   Авыл халкы җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларын турыдан-туры бирә ала. Күбесенчә җыеннарда юлларны ремонтлау, авыл урамнарын яктырту, чүп-чар җыю, сөткә бәяләр, субсидияләргә кагылышлы мәсьәләләр карала. Барлык сораулар, мөрәҗәгатләр исәпкә алыначак һәм район җитәкчелеге контроленә куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International