7 августта Чүпрәле район Советының 37нче утырышы булды.
Утырыш барышында депутатлар көн тәртибенә куелган 7 мәсьәләне карап тикшерде. Утырышны район Башлыгы Марат Гафаров ачты һәм алып барды.
Барлык каралган мәсьәләләрдән аерып күрсәтәсе килгәне бу утырышта Чүпрәле район Советы аппараты структурасына үзгәреш кертелде. Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы канун нигезендә кабул ителә торган рәсми, эш кәгазьләре ике дәүләт телендә язылырга кирәклекне күздә тотып аппарат структурасында “тәрҗемәче” вазифасы булдыру тәкъдим ителде. Аппарат җитәкчесе Эмиль Әмәтовның әлеге тәкъдимен депутатлар яклап чыкты.
Икенче мөһим мәсьәлә – район Башлыгы урынбасарын сайлау иде. Район Башлыгы Марат Гафаров әлеге вазифада 2011 елдан бирле эшләп килгән Алексей Сарафановтан район Башлыгы исеменә үтенеч язуы кергәнлеген белдерде. Анда Алексей Сарафанов чираттагы ялыннан соң, үзен биләгән вазифасыннан азат итүләрен үтенгән. Марат Гафаров урынбасарының күпьеллык эшчәнлеген бәяләп, рәхмәт белдерде. Аның урынына Алексей Егорович Ярухин кандидатурасын тәкъдим итте.
Алексей Егорович Ярухин 1966 елгы, югары белемле, белгечлеге буенча юрист һөнәренә ия. Село Уби авылында туып-үсеп, 20 елдан бирле биш авылны берләштергән Село Уби авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарды. Утырышта исә депутатлар күпчелек тавыш белән аны район башлыгы урынбасары вазифасына сайлап куйдылар. Алексей Ярухин исә, үз чиратында, күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, бар белемен һәм тырышлыгын район үсешенә юнәлтәчәгенә ышандырды.
Депутатлар, шулай ук, Чүпрәле районының исәп-хисап палатасы рәисен дә яңадан расладылар. Әлегә кадәр бу вазифада уңышлы гына эшләп килгән Резедә Гафаровага алга таба да исәп-хисап палатасын җитәкләү йөкләнде.