Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Александра Антипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Александра Васильевна Чуваш Чүпрәлесе авылында туып-үсә. Гаиләдә иң өлкәне була. Аңа бары тик 4 сыйныф кына тәмамларга туры килә, сугыш елларында укырга һәм тормыштан ләззәт алырга вакыт булмый. Күршеләр кечкенә балаларын аларда калдырып, үзләре кырга эшкә китә. Шулай итеп, "йорт балалар бакчасы" барлыкка килә, анда төп «тәрбияче» Александра Васильевна була.
Александра Васильевнага берничә тапкыр Ульяновск шәһәренә җәяү барырга туры килә. Ул вакытта анда ак балчык итеп, аннан ипи, керосинка алып кайта торган булганнар.
Хезмәт эшчәнлеген Чуаш Чүпрәлесе авылында балалар йортында башлый юбиляр. Аннан соң 45 ел район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ире Петр белән Нина исемле кыз үстерәләр. Бүген Александра Васильевна кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Бәхетле әбинең 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Александра Васильевнаны 90 яшьлеге белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы урынбасары Рамил Низамов килделәр. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, җылы теләкләрен юлладылар.