Чүпрәлеләр, төзекләндерү буенча конкурста катнашырга ашыгыгыз

2019 елның 2 августы, җомга

   Конкурста Чүпрәле муниципаль районында яшәүчеләр, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

   Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү эшенә халыкны, барлык милек формасындагы оешма коллективларын җәлеп итү максатыннан, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты боерыгы белән 2019 елның 1 апреленнән 19 августына кадәр Чүпрәле муниципаль районы территорияләрен төзекләндерү буенча район конкурсы игълан ителде.

Портфолиолар 4 номинациядә кабул ителә:

«Иң яхшы предприятие»;

"Үрнәк эчтәлектәге йорт»;

"Чүпрәле муниципаль районы ветераннары арасында иң яхшы бакча»;

"Иң яхшы авыл җирлеге».

 

Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк:

1 урын – Мотоблок;

2 урын– Триммер;

3 урын – Бензин пычкысы.

   Конкурс материаллары Чүпрәле районы Башкарма комитетына фотоальбом һәм CD-дискларда видеоматериал рәвешендә  тапшырырга мөмкин. Адресы: Иске Чүпрәле  авылы, Үзәк урам, 13 йорт, 204 нче бүлмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International