Район авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды. Гадәттәгечә, аның беренчесе Яңа Элмәле авыл җирлегендә узды.
Җыен эшендә район Башлыгы Марат Гафаров, Ринат Гайзатуллин катнашты. Авыл мәдәният йортларына җыелган халык башлап, җирлек башлыгы Роберт Дружковның башкарылган эшләр турындагы хисаплары тыңлады, алдагысына булган планнар белән танышты.
Җирлеккә ике авыл Яңа Элмәле һәм Яңа Чокалы авыллары керә. Һәр икесендә дә яшәүчеләрнең тормыш шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, республика программалары нигезендә, шулай ук үзарасалым буенча республикадан дүрт тапкыр арттырылган ярдәм буенча шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юллар рәтләнгән, социаль-мөһим объектлар барлыкка килгән. Шулай ук, "Чиста су" программасы" буенча да биредә зур эш алып барылган. Быел да җирлек буенча плотина төзү эше алып барыла, Яңа Чокалыда мәктәпкә кадәр юл төзекләндерелә. Киләсе елга да халык өчен күптән көтелгән яңалыкларның берсе булып, Яңа Чокалы авылына илтүче юлны яңадан төзү планда тора.
Соңгы биш елда гына да районда 95 социаль-мөһим объектның: кайсы өр-яңадан, кайсы төзекләндерелеп, сафка баскан. Үткән ел гына районга 1млд сумнан артык күләмдә капитал кертем кертелгән. Әлеге акчаларга халык яшәеше өчен уңайлыклар булдыру юнәлешендә бик күп эшләр башкарылган.
Район Башлыгы Марат Гафаров төзелеш эшләреннән тыш, халыкны эш белән тәэмин итү бурычы торганлыгын да ассызыклады. “Авылларның тотрыклы үсеше өчен җирлекләрдә кече формадагы хуҗалыкларны үстерү кирәк”,- диде район Башлыгы. Бу уңайдан республикада күп төрле ярдәмнәр барлыгын ассызыклады һәм тәвәкәллек күрсәтергә өндәде.
Чарада авыл халкы да җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларга җавапларын ишетте.