Чүпрәленең яшь журналистлары Leaders Biler Forum да катнашты

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

   Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә Leaders Biler Forum узды. Форум лидерлык сыйфатлары, проект һәм команда эше күнекмәләре үсешенә багышланган иде.

   Чара республикадан җыелган 1200дән артык яшүсмерне үзенең төрле алан-ханлыклары: Аспарух хан, Илкам хан, Кодрак хан, Кубрат, Алмас хан һ.б. буенча берләштерде. Бу аланнар барысы да кайчандыр Биләрдә идарә иткән ханнарга бәйле рәвештә исемләнгән иде.

   Әлеге форумга райондагы балалар иҗаты йортының «Яшь журналистлар» түгәрәге әгъзаларына  (җитәкчесе Э.А. Җәлалова) катнашырга  насыйп булды.

   Форум программасы кысаларында мәгариф, фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, спорт, бизнес өлкәләре вәкилләре катнашында очрашулар, мастер-класслар  узды.

   Чараларның берсендә якташыбыз Россия Герое Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин катнашты. Ул үзенең Кандагар шәһәрендә хезмәттәшләре белән талибларда әсирлектә булу вакыйгаларын, аннан самолет  урлап, качуларын сөйләде. Газинур Гарифҗан улы шул рәвешле, бернинди авырлыклар алдында да баш имәскә, һәрвакыт үз максатыңа ирешү юлларын билгеләргә кирәклеген  әйтеп үтте. 

   Форумда мастер-класслар, очрашулардан тыш, спорт уеннары буенча ярышлар да узды. Яшь журналистларыбыз аларда да актив катнаштылар һәм җиңүче дә булдылар. Аерым алганда,  Илсаф Низаметдинов футбол буенча 1 нче урынны, Рияз Измайлов шахмат буенча 2 нче урынны, Инга Иванцова волейбол буенча 3 нче урынны яулады. Алар дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International