Шушы көннәрдә Иске Чүпрәледә гомер итүче Мәгафүрә апа Салахутдинова үзенең олуг юбилеен - 95 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәме белән котларга район советы аппараты җитәкчесе Эмиль Ахметов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы урынбасары Рамил Низамов килде. Алар Мәгафүрә апага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, бәрәкәтле гомер һәм сәламәтлек теләделәр.