Чүпрәледә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында халык белән очрашу узды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

   «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында район Башлыгы Марат Гафаров, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты.

   Очрашу җанлы әңгәмә форматында оештырылды, анда һәр кеше үз сорауларын бирә һәм ишегалдын төзекләндерү буенча идеяләр тәкъдим итә алды.

   Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Татарстанда яңа “Безнең ишегалды” бишьеллык проекты старт ала. Программа квартал эчендәге юлларны, тротуарларны, ишегалларына керү юлларын ремонтлау, парковка урыннарын төзекләндерү, уен, спорт мәйданчыкларын урнаштыру, чүп җыю өчен заманча контейнерлар, йорт яны территориясен яшелләндерү, яктырту системасын алыштыру яки модернизацияләү кебек эшләрне үз эченә ала.

   Халык белән очрашуны ачып, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, проектның инициаторы - «Бердәм Россия» фракциясе һәм ул ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылачак, дип белдерде.

- Барлык тәкъдимнәр дә төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылачак, анда стандартлар эшләнә. Шуңа күрә бу мәсьәләләр буенча фикер алышырга, тәкъдимнәрегезне теркәргә кирәк. «Безнең ишегалды» проекты - хакимият һәм халыкның уртак эше, - дип билгеләп үтте Ринат Гайзатуллин.

– Без нинди эш төрләрен планлаштырырга кирәклеген, сезнең ишегалдыгызга нинди үзгәрешләр кертергә теләвегезне беләсебез килә. Сезнең барлык тәкъдимнәрегез дә исәпкә алыначак, - дип аңлатты район Башлыгы Марат Гафаров.

  Моннан берничә ел элек, күп фатирлы йортлар ишегалдында районда беренчеләрдән булып спорт мәйданчыгы төзелде. Бүгенге көндә балалар һәм яшьләр, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр биредә вакытны бик теләп уздыралар. Ә менә мәйданчыкка машиналар уза торган юл аша үтәргә кирәк. Очрашуда яшәүчеләр әлеге мәсьәләне күтәрделәр. Алар ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре урнаштырырга, ә иң кулае, мәйданчык янына һәм йортлар янында тротуар төзергә тәкъдим иттеләр.

   Әңгәмә барышында биредә яшәүчеләр шулай ук ишегалдында парковка, тротуарлар, ясалма тигезсезлекләр, утыру өчен эскәмияләр, келәмнәр һәм паласларны юу һәм киптерү өчен махсус зоналар, әлбәттә, чәчәкләр өчен клумбалар, куаклар утыртуны күрергә телибез, диделәр.

   Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең барлык тәкъдимнәре дә проектка теркәлде, алар якындагы биш елда - 2020 елдан 2024 елга кадәр башкарылачак ремонт эшләре вакытында исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International