Шушы көннәрдә Николай Дмитриевич Наумов үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәме белән котларга Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Залялов һәм Уби авыл җирлеге Башлыгы Алексей Егорович килде. Алар Николай Дмитриевичка Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, бәрәкәтле гомер һәм сәламәтлек теләделәр.
Бүгенгесе көндә юбиляр улы Геннадий һәм килене Алевтина белән яши. Олы кызы Зинаида да ерак түгел генә яши, һәр көнне килеп әтисенең хәлләрен белешә. Николай Дмитриевичның барлыгы 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар.
Николай Дмитриевич, үз чиратында, аны котларга килгән кунакларга рәхмәт белдерде, озын-озак яшәүләрен теләде.