28 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +18..+23 градус булачак.