25 июль көнне Шәмсинур апа Алимова үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәме белән котларга Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм Шланга авыл җирлеге Башлыгы Альберт Мухарямов килде. Алар Шәмсинур апага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, бәрәкәтле гомер һәм сәламәтлек теләделәр.
Шәмсинур Минсадыковна Шланга авылында гомер итә. Гомере буе колхозда эшләгән. Ире Бари белән 10 бала үстергәннәр, шуларның алтысы туган авылларында яшиләр. Бүгенгесе көндә бәхетле юбилярның 21 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.