Тормыш тоташ мәшәкатьләрдән тора. Дөнья бетәчәк кебек, һаман каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, тормыш куабыз. Хәтта тирә-юньгә күз салып, дөньяның гүзәллеген, аның могҗиза тулы мизгелләрен күрми калабыз. Сүз дә юк, авыз ачып, матурлык эзләп йөрер чакмыни, башка эшем юкмыни минем, диючеләр дә булыр.
Ә менә райондашыбыз Ринат Санатуллов үзенең эш урынында, тимер-томыр арасында да матурлык, гүзәл бер бакча булдыра алган. Алай гына да түгел, иске-москы әйберләрне чистартып, буяп, ачык һава астында бер музей итеп ясап куйган. Әйтергә кирәк, әлеге күренеш яныннан һич кенә дә тыныч күңел белән узып китә алмыйсың. Ирексездән ат чанасы янына басып фотога төшәсе, киштәләрдәге антиквариатны тотып карыйсы килә.
Нәрсә генә юк монда! Вак кадак-шөрептән алып, кыстыргыч, кискеч, лом, көрәк, тырма, машина детальләре, велосипедлар һәм мин танып-белеп бетерми торган әллә ниләр.
– Күпчелек әйберләрне тимер-томыр тапшыручылардан җыеп, барлап калдым. Кайберләрен, сатып та алырга туры килде. Кайберәүләр, шундый шөгылем барлыгын ишеткәч, үзләре үк шалтырата башлады, - ди Ринат.
Ринат Санатуллов тимер-томыр җыю белән ике дистәдән артык ел шөгыльләнә. Әйберләре дә шушы еллар дәвамында тупланган. Ул аларның һәркайсының тарихын: кайдан алганлыгын, ничәнче елгы икәнлеген дә сөйләп бирә ала. Әйтик, тимер-томыр җыю пункты территориясенең урам ягында матурлап буялган ат арбасының тәгәрмәчләренә 2027 елда бер гасыр була икән. Ул аларны эскәмиянең “аяклары” итеп урнаштырып куйган. Аның янәшәсендә сукалары белән арбалар да урын алган. Ә эчке яктагы музейда күмер үтүкләр, күкеле сәгатьләр, герлар, гантельләр, үлчи торган җайланмалар, хәтта рыцарьлар киеп йөри торган шлем – битлекләр куелган.
Эшмәкәрнең киләчәккә планнары тагын да зурдан икән әле.
– Ретро өч автомашинам бар, шуларны матурлап, буяп, урнаштырасы бар, - ди ул. Бу хозурлыкны тудырырга аңа тормыш иптәше Гөлфия ханым, аның туганнары да ярдәмгә килгән. Тирә-юньгә чәчәкләр утыртып, аларны җәй дәвамында карап тору да аларга йөкләнгән.
Бер хәдистә тирә-юньгә умарта корты күзлегеннән карарга кирәк, диелә. Умарта кортыдай, көн-төн хезмәттә булган райондашыбыз башкаларга да үз үрнәгендә, матурлыкны күрә белергә чакыра.