Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 13 милли проект расланган, төбәкләр өчен 12се гамәлдә. Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен акчаның 81 процентын федераль бюджет күчерә, 19 проценты республика казнасыннан алынырга тиеш.
Татарстанда әлеге максатларга 2019 – 2021нче елларда 44,6 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Милли проектлар 2024нчы елга кадәр дәвам итәчәк һәм финанслау суммасы елдан-ел артачак.
Июнь башында республиканың “Бердәм Россия” партиясе “Фотоконтроль. Милли проектлар – 2019” акциясе турында игълан итте. Шушы максаттан күптән түгел генә яңа VMESTE.TATAR сайты да эшли башлады. Хәзер теләсә кем әлеге интернет – порталга кереп, үз районында нинди объектлар төзелүен һәм төзелеш барышын күрә ала. Моңардан тыш, һәр кеше әлеге төзелешне – объектны фотога төшереп, акция оештыручылар почтасына (np.photomat@yandex.ru) җибәрергә мөмкин. Аннан соң әлеге фоторәсемнәр VMESTE.TATAR сайтына урнаштырылачак. Шулай итеп һәр кеше бу объектларны тиешле вакытта файдалануга тапшыру өчен үз өлешен кертә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Чүпрәле районында “Мәгариф” милли проекты буенча Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбендә “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” һәм “Шахмат” бүлмәләре төзекләндерелә. Хәзерге вакытта биредә “СтройГрад Инжениринг” җәмгыяте төзүчеләре эшне уңышлы дәвам иттерәләр. Прораб Ильяс Яфизов сүзләренчә, проектта каралган эшләр август урталарында төгәлләнергә тиеш икән. Аннан соң тиешле яңа жиһазлар кайтарып урнаштырылачак. Боларның барысы да балаларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуда зур роль уйнар, дип ышанасы килә. Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Илдар Каюмов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Эльвира Җәмалетдинова төзүчеләрнең эшләре белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәр әйттеләр. Аннан соң район Башлыгы Марат Ринатович әлеге мәктәп янәшәсендә генә төзелеп килүче “Иҗат” яшүсмерләр клубында да булды, бина урнашкан территорияне төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарырга кирәклеген әйтте, эшнең сыйфатлы булуына аерым басым ясады.