Марат Әхмәтов: беренче яртыеллыкта аграрчыларның акчалата табышы 13%ка артты һәм ул 45 млрд сумга җитте

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

  2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерү йомгаклары һәм икътисадый күрсәткечләр турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.  

   Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды, аны Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

   Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу елның 6 аенда республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе   93 млрд. сумлык җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2%ка күбрәк. 

   Беренче яртыеллыкта аграрийларның акчалата табышы 13%ка артты һәм ул 45 млрд. сумга җитте. Терлекчелек продукциясе авыл хуҗалыгы оешмаларына 35 млрд.сум абыш  китерде: сөт  - 14 млрд. сум, терлек ите һәм кош ите  -  19 млрд сум, 2,4 млрд. сумлык йомырка сатылды.  

   «Терлекчелектә акчалата табышның артуы районнарда системалы эш алып бару белән аңлатыла. Тукай районы терлекчелек продукциясен 8,4 млрд. сумлык  атты, Лаеш районы   –   2,3 млрд. сумлык, Зеленодольск районы да  -  2,3 млрд. сумлык. Питрәч һәм Кукмара районнары  - 1,5 млрд. сумлык диярлек. Саба, Буа, Балтач районнарының табышы 1,3әр млрд. сум. Әтнә, Актаныш, Арча районнарында да үсеш күзәтелә», - диде министр. 

   Натураль җитештерү күләмнәренә килгәндә, барлык категория хуҗалыкларда 931 мең тонна сөт   җитештерелде, 264 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International