Бүген район башлыгы Марат Гафаровтан Алексей Николаевич Степанов бүләк алды. Марат Гафаров аңа яңа гармун бүләк итте.
Чүпрәле районының Хорновар-Шигали авылында яшәүче үзешчән сәнгать эшлеклесе Алексей Николаевич Степанов халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу эшенә күп көч куя. Күп еллар инде ул "Хуранвар" фольклор ансамблендә катнаша, шулай ук балаларны халык уен коралларында уйнарга өйрәтә.
Иҗади эшчәнлегендә аңа уңышлар телибез.