5 июльдән Мәскәү өлкәсендәге Солнечный районында «Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы старт алды.
Форум берничә сменада күптөрле проектлар платформасын берләштереп үтә һәм 1 млн. сумнан 3 млн. сумга кадәр грант акчасы оту мөмкинлеге бирә.
Әлеге форумда Иске Чүпрәле күппрофильле лицей мөгаллиме Дмитрий Аттин “Әфганстан-чүпрәлеләр язмышы” проектын тәкъдим итеп, катнаша.