Милли проект кысаларында “Казан – Ульяновск” – Иске Чүпрәле автотрассасында юл төзекләнләнә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

   Соңгы елларда юл – транспорт һәлакәтләренең һәм аларда зыян күрүчеләрнең саны кимүгә табан барса да, ил буенча гомуми күрсәткеч югары булып кала. Тугыз авариянең берсендә кешеләр һәлак була. Шуларны исәпкә алып, “Бердәм Россия” сәяси партиясе 2019 елда гамәлгә ашырылырга тиешле 12 милли проектның берсен “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип атады. Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектын гамәлгә ашыруга 13 млрд. сум акча җибәрелгән. Бу авыл юллары өлешен 50% ка, ә шәһәр агломерацияләре юлларын 85% ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект, беренче чиратта, автотранспорт йөртүчеләрдә культура формалаштыру, юлларда җәяүлеләрнең имин тәртибен булдыру, юл полотналарының сыйфатын күтәрү һәм контрольдә тотуга юнәлдерелсә, икенчедән төбәкләрдә юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күргән кешеләр саны мониторингы үткәрү, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен ачыклау, аларны киметү механизмнарын анализлау, федераль законнарны һәм норматив хокукый актларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләү аның максаты итеп куела.

   “Бүгенге көндә Чүпрәле муниципаль районы буенча “Мәгариф”, “Демография”, “Имин һәм сыйфатлы юллар”, “Мәдәният” һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү” кебек биш милли проект эшли. Аларның һәркайсы буенча җаваплы итеп Чүпрәле район Советы депутатлары билгеләнгән. Имин һәм сыйфатлы юллар проектына  килгәндә, “Казан – Ульяновск” – Иске Чүпрәле автотрассасында бер чакрым юл төзекләндерүне Буа филиалының Чүпрәле участогы коллективы башкара. Шушы максаттан 10 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Соңгы елларда җирлегебездә халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча күп эш башкарылды. Татарстан Республикасы Президенты программасы һәм милли проектлар ярдәмендә җирлегебездә күп кенә төзү-төзекләндерү эшләре алып барыла. Билгеле инде депутатларыбыз урыннарда әлеге эшләрнең барышы белән һәрдаим танышып, аларның вакытында төгәлләнүен контрольдә тоталар”,- ди “Бердәм Россия” партиясенең Чүпрәле бүлекчәсе башкарма секретаре Илдар Каюмов.

   Июнь башында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар – 2019” акциясе башлану турында хәбәр итте. Бүген әлеге акциянең барышын “VMESTE.TATAR” сайтында күзәтергә мөмкин. Сайтка кереп, һәр татарстанлыга милли проектлар кысаларында кайда нинди объект төзелүе турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шул ук вакытта һәркем фикер - тәкъдимнәрен җиткерә, әлеге объектларда, биналарда эшнең тиешле срокларда төгәлләнүенә ярдәм итә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International