1 апрельдән башланган чорда 44 егетне армия сафларына озаттык.
– Чакыру оешкан төстә үтте, план уңышлы үтәлде. Иртә таңнан торып китүгә дә карамастан, озату урынына соңга калып килүчеләр булмады. Авыл җирлекләре башлыклары да бу эшкә җаваплы карады, - ди Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.
Язгы чакырылышның соңгы төркемендә районыбызның өч егете: Шланга авылыннан Илфат Мөхәммәтшин, Яңа Чокалыдан Ильяс Идиатуллин һәм Чуваш Чүпрәлесеннән Роман Сироткин армиягә китте. Егетләрне озатырга авыл җирлекләре башлыклары да килде. Алар егетләргә исән-сау хезмәт итеп, туган якка кайтуны теләде. Армиядә хезмәт итү – ул һәр ир-егетнең изге бурычы, намус эше икәнлеген ассызыклады.
Солдат киемен киячәк Шланга авылы егетенең әнисе:
– Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Хәрби тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр һәркайда да кирәк булачак. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! - дип теләде.