Лагерьда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмә-уен үтте

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

   Зур Аксу урта мәктәбендә җәйге чорда «Орленок» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли.

   Ике сменада «Орленок»та 35 укучы ял итә. Лагерьда төрле чаралар үткәрелә: лагерьны тантаналы ачу һәм ябу, көндәлек иртәнге сәламәтләндерү зарядкалары, оештыру линейкалары, саф һавада һәм спорт залында конкурслар һәм спорт уеннары, авыл һәм районның истәлекле урыннары буенча экскурсияләр, «Акчарлак» бассейнында булу, кызыклы кешеләр белән очрашулар…

  10 июль көнне лагерьда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кунакта булдылар. Алар балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмә-уен үткәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International