Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча конкурс игълан итә

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан  Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен  аларны сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.  

   Заявкалар һәм документлар 2019 елның 10 июленнән 8 августына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул  ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур, 36 йорт, 3  кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. 

   Грантлар бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары Министрлыкның рәсми  сайтында «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» бүлекчәсендә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International