Чүпрәле районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның 1 мартыннан башлап тракторларга, үзйөрешле азык җыю, ашлык җыю, юл-төзелеш чараларына техник карау уздыра. Шуның белән бәйле рәвештә, район хуҗалыклары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә һәм баш белгечләренә, физик затларга машина-трактор паркының техник карауга әзерлеген тәэмин итүче барлык чараларны күрергә кирәк.
«Гостехнадзор» ның Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер - инспекторы Илдар Шәйхаттаров сүзләренә караганда, шушы көннәрдә районның тармаклы технологияләре техникумында һәм «Мәхмүтов И. Ф " исемендәге крестьян – фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. Илдар Иршатович билгеләп үткәнчә, техникумда техник карауга биш берәмлек үзйөрешле укыту техникасы тәкъдим ителгән һәм аларның торышы норматив-техник таләпләргә дә, шулай ук конструктив документларга да туры килә. "И. Ф. Мәхмүтов» крестьян – фермер хуҗалыгының машина – трактор паркында тугыз берәмлек техника - көпчәкле җиде трактор һәм “Полесье – 12-18” маркалы ике ашлык суктыру комбайны бар. бар. "Техник карау вакытында тышкы яктырту приборларының, идарә итү руленың һәм тормоз системасының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Механизаторларның барысында да тиешле категориядәге тракторчы – машинист таныклыгы бар. Барлык техника да ут сүндергеч һәм медицина аптечкалары белән тәэмин ителгән. Шулай ук тракторларны тагылма агрегат белән куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләсе дә каралды», – дип билгеләп үтте баш дәүләт инженер-инспекторы.