Быел "Уяв" Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәме Аксубай районында узды.
"Уяв" энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген ул Татарстанның куп милләтле халкы тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора һәм халыкның электән килгән йолаларын, традицияләрен барлый.
Бәйрәмдә район Башлыгы Марат Гафаров катнашты. "Хелкем"чуаш фольклор ансамбле милли җырлар тәкъдим итте. "Уяв пики (чибәре)-2019" бәйгесендә Татьяна Николаева һәм Татьяна Пришельцева көч сынады. Бәйрәмнән алар дипломнар белән кайттылар.