"Татарстанда кыр көне-2019» кысаларында 2018 елда хезмәтне саклау буенча смотр – конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

   "Татарстанда кыр көне-2019» форумы кысаларында «2019 елда техника паркын яңарту һәм АПКда китерелә торган техниканың һәм җиһазларның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар» темасына түгәрәк өстәл узды, анда 2018 елда хезмәтне саклау буенча смотр – конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

      2018 елда хезмәтне саклау буенча смотр – конкурс нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле муниципаль районының "Цильна" ҖЧҖ беренче урынны алды.

   Шулай ук, «Татарстанда кыр көне – 2019 «агросәнәгать форумы – күргәзмәсе кысаларында «2018 елда Россиянең иң яхшы чөгендер игүче хуҗалыгы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды, анда «Ак Барс – Чүпрәле» ҖЧҖ җиңүче булды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International