Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сания апа Шакированы юбилее белән котларга “Бердәм Россия” партиясе депутатлары Илдар Гыйльметдинов, район Башлыгы Марат Гафаров килделәр.
Шулай булмый ни - “Бердәм Россия” тарафыннан гамәлгә куелган “Ныклы гаилә” проекты да гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны, гаиләләрнең ныклыгын тәэмин итүне күздә тота бит!
Тугызынчы дистәне тутыруына карамастан, яшь ханымнарга хас җитезлек белән атлап йөргән Сания апа бүгенге яшьләргә тырыш хезмәт, олы йөрәкле ана үрнәге булып тора. Узган гомер-хезмәтендәге тырышлыклары, авылның мактанычы булырлык балалары, оныклары, кияү-киленнәре, туганнары белән хөрмәтле ул.
Сания Шакирова - Кече Чынлы авылы кызы. "Әти-әнием дә бик тырыш, хезмәт белән көн күрә торган кешеләр иде. Аллага шөкер, ач-ялангач булмадык, мал-туар асрадык," - дип искә ала ул бала чакларын.
Тик балачак озакка сузылмый-сугыш башлану белән барлык авыр эш Сания кебек 14-15 яшьлек кызлар җилкәсенә салына. Үгез җигеп җир сөрәләр, җилкәгә асып иген ташыйлар, колхоздагы барлык эшләрне башкаручы булалар алар. Карт булса да, гаиләнең төп таянычы булган әтиләре Нурулланы Суслонгер лагерына алып китәләр. Каты авырый башлагач кына, туган якларына кайтарып җибәрәләр.
Җиңүле язлардан соң, илдә тынычлык урнашкач, сугышны яшүсмер килеш иңләп кайткан Адиҗан белән гаилә корып җибәрә Сания апа. Адиҗан армиягә 1939 елда ук алынган була.1941 елда исә аларны фронтка кертәләр. Башлап Румыния якларында дошманнарга каршы сугыша, аннан көнчыгышка күчерелеп, япон сугышында катнаша егет. Туган якларына 1948 елда гына кайтып җиткән була.
Алар - икесе дә гомер буе колхозда тир түккән, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызуга үзләреннән зур өлеш керткән, җир кешеләре. Адиҗан абый бригадир, хуҗалык мөдире, хисапчы булып та эшли. Сания апа исә елның-елында 5-6 гектарда чөгендер басуын эшкәртә, шуның өстенә тагын яшелчә: суган, кишер, кәбестә плантацияләрендә хезмәт куя.
- Без гомер буе хезмәттә булдык. Байлыкка омтылмадык, гомер буе хезмәт белән булдырганның кадерен белеп, игелеген күреп яшәргә тырыштык. Балаларны да шулай тәрбияләдек. Кайдандыр, ниндидер ярдәм көтмәдек, - ди Сания апа.