Чүпрәледә чыгарылыш балы узды

2019 елның 28 июне, җомга

   Чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы мизгелләр җитте.

   Быел да, матур традиция буенча, 11 сыйныфны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган 132 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.

   Бу кичә чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка чын-чынлап озату булды. Аларга бары изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды.

   Чыгарылышлылар белән бергә шатлыклы вакыйганы район Башлыгы Марат Гафаров та уртаклашты.  Шулай ук, котлау сүзләре район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев исеменнән дә  яңгырады.

  - Аттестат - сезнең алда зур горизонтлар ача торган олы юлга юллама. “Тормыш” дип аталган әлеге юлда беренче сыйныфтан сезгә күңеленең бер өлешен биргән, белемнәре белән уртаклашкан укытучыларны хөрмәтләргә, әти-әниләрне олыларга һәм бәяләргә кирәклеген онытмагыз.

   Иҗат итегез, алга омтылыгыз, тормышны яратыгыз! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Хәерле юллар! - диде мәктәп укучыларын котлап, район Башлыгы.

   2018-2019 нчы уку елында 19 чыгарылышлы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булды. Үзләренең лаеклы бүләкләрен алар район башлыгы Марат Ринат улы кулыннан алдылар.

   Тантаналы чара барышында, шулай ук, укуларында уңышларга ирешкән, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулаган укучылар хөрмәтләнде, бүләкләр алды. Ә мәктәп тормышында иң актив катнашкан әти-әниләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

   Кичәдә  ата-аналар исеменнән дә, шулай ук укучылар исеменнән дә теләкләр яңгырады.

   - Безнең мәктәп тормышы якты һәм бай булды. Безгә шәхес буларак формалашырга ярдәм иткән, белем биргән мәктәбебез икенче өебезгә әйләнде. Биредә узган мизгелләр һәрвакыт күңелләребездә сакланыр. Үз чиратыбызда, безнең белән горурланырлык итеп яшәргә тырышачакбыз, – диде укучылар  исеменнән Вәсилә Кәлимуллина.

   Әлбәттә, тантана барышында "Ел укучысы-2019” игълан ителде. Быел бу лаеклы исемгә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Дилә Низамова ия булды.

   Кичә Чыгарылыш паркында бию программасы белән дәвам итте, анда алар өчен дискотека әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International