Чүпрәледә адреслы тематик профилактик эшне оештыруны камилләштерү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар

2019 елның 21 июне, җомга

    Чүпрәле районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы кысаларында "Адреслы профилактик эшне оештыруны камилләштерү буенча өстәмә чаралар турында" лекция –уку үткәрелде. Анда РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле Марс Гафиатуллин, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкиле, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.

    Әлеге лекцияне район белем бирү учреждениеләре директорлары, педагоглар, социаль, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре тыңлады. 

    Катнашучылар билгеләнгән тема буенча фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International