22 июнь россиялеләр өчен хәтер һәм кайгы көне булып калачак. 78 ел элек бу көнне миллионлаган кеше язмышын тамырдан үзгәрткән Бөек Ватан сугышы башланган. Һәлак булган ата-бабаларыбыз истәлегенә бөтен ил буенча «Хәтер шәме» акциясе узачак.
Чүпрәледә «Хәтер шәме» акциясе 21 июнь көнне 21:00 сәгатьтә барлык битараф булмаган кешеләрне Узәк мәйданга җыя.