Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 18 июньнән 24 июньгә кадәр урманнарның дүртенче класслы янгын куркынычы республиканың 29 районында көтелә.
Сүз Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт һәм Лениногорск районнары турында бара.