Социаль хезмәткәрләр көнендә чүпрәлеләрне бүләкләделәр

2019 елның 15 июне, шимбә

   8 июньдә социаль хезмәткәр көне бәйрәм ителә. Бу уңайдан Казанда тантаналы чара оештырылды.

   Бәйрәмдә районыбызның социаль өлкәдә хезмәт куючы бер төркем хезмәткәрләр делегациясе дә катнашты.

   Тантаналы чара кысаларында “Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

   «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бүлеге мөдире» номинациясендә райондагы  «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бүлекчәсе мөдире Гүзәл Фәхретдинова I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Гүзәл Минсабир кызы әлеге өлкәдә күп елдан бирле хезмәт куя. Шушы көннәрдә исә ул юбилейлы туган көнен дә - 50 еллыгын билгеләп үтте.

   Шулай ук, чарада Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Алар арасында «Балигъ булмаган шәхеснең рухи культурасын тәрбияләү» номинациясендә «Җылы йорт» приютының «Яшь патриот» социаль программасы II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International