"Троица көйләре" фестивале утәчәк

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

   2019 елның 16 июнендә Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троица көйләре" фестивале узачак. Әлеге фестивальне үткәрү районда традициягә әйләнде һәм төбәкара статуска ия булды.

   Чаранының географик масштабы елдан-ел киңәя бара. Идел буе зонасына кергән районнардагы фольклор ансамбльләрдән тыш, Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан да коллективларның килүе көтелә. Шуны да әйтәсе килә, программада тынлы музыка әсәрләре, милли халык, патриотик җырлар да урын алачак, шулай ук, биюләр дә булачак.

   Моннан тыш, фестиваль барышында төрле мастер- класслар тәгъдим ителәчәк, мәйданчыкта сувенирлар сатылачак. Башлана 11.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International