Ураза гаете мөселман дөньясында иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Дин кардәшләребез Рамазан аенда күңелләрен пакъләп, начар гамәлләрдән тыелып, үзләрендә иң уңай сыйфатлар тәрбияләп, яхшы гамәлләр кылып, Аллаһыга якынайды.
Районыбыз мөселманнарын тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаров мәчетләргә килде. Ул барча мөселманнарны күркәм Ураза бәйрәме белән котлады, алдагы тормышларында да исәнлек – саулык, гаилә бәхете теләде. “Ифтар мәҗлесләре уздыручылар күп булды, мөселманнарыбыз зур шатлык белән тәравих намазына йөрделәр. Гомумән, Рамазан ае шундый дустанә һәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Бүгенге бәйрәм дә бик матур, күп сандагы ир-ат, хатын-кыз, балалар килгән. Барысының да кәефе күтәренке, бәйрәм рухы сизелә. Алдагы тормышыгызда да сезгә нык исәнлек, гаилә бәхете телим, тоткан уразаларыгыз кабул булсын!”, - диде район җитәкчесе.