2 июньдә Село-Уби авыл җирлеге территориясендә Уби - батырга бюст куелды.
Уби-батыр 13-14 гасырларда яшәгән хәрби башлык. Чуваш этносында Упи (Уби) кабиләсе иң күренеклеләрдән санла. Торак пунктларның исемнәрендә Упи (Уби) сүзе һәркайсында булган диярлек. Хәтта, борынгы чуваш җырларының берсендә бөек Уби - батыр тирән чокырлар һәм куе, кеше йөрмәслек урманнар аша болгар-чуашларның бер өлешен яңа җирләргә алып килгән дип искә алына. Село Уби авыл җирлеге белән дә Уби-батырның катнашы тарихи чыганаклар аша билгеле.
Аның турындагы истәлекләрен барлауда һәм шушы юнәлештә күп кенә эшләр башкаруда җирле крайны өйрәнүче Владимир Ярухин, Петр Ухваркин һәм Село-Уби авыл җирлеге Башлыгы Алексей Ярухинның өлеше зур. Бюстны урнаштыруда да нәкъ менә активлык күрсәтәләр.
Уби – батыр бюстын халык сынчысы Николай Кондрашкин ясаган. Авыл җирлеге Башлыгы Алексей Ярухин бу бюстны булдыруда матди ярдәме күрсәткән Уби - батырның нәсел дәвамчыларына: Людмила Савинага, Николай Сергеевка, Игорь Ярухинга, Алексей һәм Александр Ярзуткиннарга һәм башкаларга олы рәхмәтләрен белдерә.
Бюстны тантаналы рәвештә ачу чарасы 9 июнь - «Акатуй» милли бәйрәме көненә планлаштырылган.