Чүпрәле районы ветераннар советы конкурс җиңүчеләрен атады

2019 елның 1 июне, шимбә

   Район ветераннар советында “Минем туганым – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше” дип исемләнгән язма конкурс эшләренә йомгак ясалды.

   Әлеге конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее алдыннан “Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә ветераннар потенциалын файдалану” проекты кысаларында  үткәрелә.

   Конкурска  2-10 нчы сыйныф укучыларыннан барлыгы 25 язма эш тәкъдим ителгән. Комиссия әгъзалары эшләрдәге жанрларның төрлелеген, тикшеренү эшчәнлегенә юнәлдерелгән булуын, укучыларның ата-бабалары, ерак һәм якын туганнарының үткәне, батырлыклары белән кызыксынуын, язма эшләрнең бай фактлы материаллар, документлар, гаилә архивларыннан фотосурәтләр белән  тулыландырылган булуын билгеләгән. 

   Тапшырылган эшләрне өйрәнгәннән соң, комиссия:

   2-4 сыйныф укучылары арасында 1 урынга 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Нияз Әбдриевне;

   5-8 сыйныф укучылары арасында  1 урынга-Яңа Уби төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Ольга Дергунованы, 2 урынга – Алешкин-Саплык урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Станислав Казаковны, 3 урынга Уби урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Юлия Чернованы лаек дип тапкан.

   9-10 сыйныф укучылары арасында 1 урынга Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Владислав Хрисанов, 2 урынга Иске Шәйморза урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зилә Бикчурова, 3 урынга Хорновар-Шигали урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Денис Михайлов чыккан.

   Проект-тикшеренү видеоэшләр өчен: 1 урын Зур Чынлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айнур Алимовка, 2  урын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 «б» сыйныф укучысы Илнар Абязовка бирелгән.

   Комиссия әгъзалары, шулай ук, Иске Ишле урта мәктәбеннән Азалия Фәхретдинова, Матак урта мәктәбеннән Екатерина  Савельева, Марс урта мәктәбеннән Зөлфинә Идрисова, Шланга урта мәктәбеннән Альбина Низамова, Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Илсөя Аббазова һәм 1номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гүзәл Низамованың да эшләрен уңышлы булуын әйтә. 

   Җиңүчеләрне бүләкләү көз айларында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International