Чүпрәле балалары җәйге ялларын ничек үткәрәчәк?

2019 елның 1 июне, шимбә

   Ниһаять, уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланды. Балалар бу вакытны ел дәвамында түземсезлек белән көтеп алсалар, әти-әниләр аны баласы өчен файдалы итеп үткәрүне күздә тота. Чүпрәле районы балалары өчен җәй нинди мөмкинлекләр ача, нинди яллар оештырылачак? Без аны район мәгариф бүлегеннән белештек.

   Быел районда 1нче июньнән башлап 21 июньгә кадәр 21 гомуми белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда 370 бала ял итәр дип көтелә. Икенче сменада исә (24 июньнән 14 июльгә кадәр) 13 гомуми белем бирү учреждениесендә оештырылган шундый лагерьларда 230 бала һәм яшүсмергә ял итү мөмкинлеге тудырылачак.  Игътибар иткәнсездер, һәр сменаның эш озынлыгы – 21 көн.

   1-7 июнь көннәрендә Алешкин-Саплык урта мәктәбе каршындагы палаткалы лагерьда профильле смена оештырыла. Бу лагерьда 10 бала ял итәр. Шулай ук, белем бирү учреждениеләрендәге 18 хезмәт һәм ял лагеренда, 18 көн дәвамында, 200 яшүсмергә ял итү мөмкинлеге бар. Һәр лагерьда ял итү һәм сәламәтләндерү буенча махсус төзелгән программа буенча эш алып барылачак.

   «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагерында ял итү –  балалар һәм яшүсмерләр өчен көтеп алынган күңелле мизгелләр. Әйтергә кирәк, лагерь соңгы елларда ел дәвамында эшли. Балалар анда көзге, язгы, кышкы каникулларда да вакытларын файдалы итеп үткәрә ала. Лагерьда аеруча, күпбалалы, аз керемле, тормышлары авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны сәламәтләндерү һәм ял иттерүгә  игътибар бирелә. Быел да шундый 17 бала өчен лагерьда бушлай ял итү мөмкинлеге тудырылган. Әлбәттә, сәләтле балалар, уку алдынгылары, физик мөмкинлеге чикләнгән балалар да табигать кочагында урнашкан «Акчарлак”та рәхәтләнеп ял итәчәк.

   Балаларның яллары күңелле, җанлы үтсен өчен перспективалы кадрларны: яшьләрне, югары  уку йортлары студентларын җәйге чорда эшкә җәлеп итү дә традициягә керде. Лагерьда җәй дәвамында  һәр смена өчен профильле белем бирү программасы эшләнгән һәм расланган.

   2019 елның 1 июненнән «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагеренда беренче смена старт ала.  Анда 90 бала ял итәчәк, Смена «Уңыш формуласы» программасы буенча эшләячәк, ул укучыларның авыл хуҗалыгы өлкәсендә тикшеренү эшчәнлеген күздә тота. Ял итүчеләр  көн саен төрле һөнәр ияләре белән танышачаклар, район предприятиеләренә экскурсияләр оештырылачак.

   «Театраль җәй» дип аталган өченче сменада, шулай ук, 90 бала ял итәчәк. Балалар театр дөньясы, театр эшчәнлеге белән танышачаклар

   Дүртенче смена, шулай ук, профиль юнәлештә булачак. Анда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ял итәчәк. Смена дәвамында яшь спортчылар кызыклы, уен формаларына, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт күнегүләре эшенә җәлеп ителәчәкләр .

   24 июньнән 21 июльгә кадәр, “Акчарлак”та  «Йолдызлы десант» палаткалы лагере эшләячәк. Бу чорда  лагерьга Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан 172 бала киләчәк.

   Моннан тыш, балаларның республика лагерьларында һәм РФнең башка субъектларында ял итү мөмкинлеге дә бар. Әйтик, 2019 елның 26 маеннан 31 августына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында сәләтле балалар өчен: «Логос» рус теле һәм әдәбияты буенча, «Тарих ачкычы» тарих-җәмгыять белеме буенча, экологик-биологик «Биосфера», югары сыйныф укучылары өчен  “Орбиталь” химия мәктәбе,  «Гео-фокус» география фәне, шулай ук Казан (Бөтенроссия) күп профильле «Алан» мәктәбе (дүрт профиль буенча: химия, география, биология, физика) һәм чит телләр буенча Республика лингвистик лагере эшли.

   Җәйлеген район балалары башка күп кенә профиль һәм патриотик юнәлештәге: ”Сәләт”, “Болгар-Туган тел”, “Дуслык” “Нурлы алан” “Гөлстан” лагерьларында белемнәрен ныгытып, каникулларын үткәрә алачак. “Крутушка”, “Саулык” та да ял итеп була. Аларның төгәл исемлекләре белән әти- әниләр район мәгариф бүлегенә килеп, я булмаса шалтыратып таныша ала.

   Күрәсез, балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйлеген ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен киң мөмкинлекләр тәкъдим ителә. Ялларның кайберсе түләүсез, ә кайберләренә беркүпме финанс чыгымнары тотарга кирәк булачак. Кайсы лагерь өчен күпме түләргә кирәк икәнлеген район мәгариф бүлегенә шалтыратып белешергә кирәк (тел.: 2-26-51, 2-27-74). Ә иң мөһиме – балаларыбызның күзәтүле, файдалы мәшгуль булуы һәм күңелләрендә калачак җәй, якты хатирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International