Чүпрәледә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды

2019 елның 1 июне, шимбә

   1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне.

   Әлеге бәйрәмне үткәрү турындагы карар Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан 1949 елның ноябрендә махсус сессиядә кабул ителә. Беренче Халыкара балаларны яклау көне исә 1950 елда үткәрелә.

   Бүген әлеге истәлекле дата алдыннан һәм "Ныклы гаилә" проектын тормышка ашыру кысаларында, Чүпрәле районында мәдәни-ял итү, мәгариф, балалар һәм яшьләр иҗаты учреждениеләре, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чаралары узды.

   Балалар паркында иртәдән балалар тавышы яңгырады. Балалар тауларда шудылар, таганнарда  күңел ачтылар, алар өчен бик күп уеннар оештырылды.

   Шулай ук, Балаларны яклау көне кысаларында Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ел саен коляскалар парадын үткәрү традициягә керде. Быел әлеге чарада 15 гаилә катнашырга теләк белдерде.

   Бәйрәмдә катнашучыларны район Башлыгы Марат Гафаров котлады.

   - Бу матур көндә балаларыбызга җәйге каникуллар вакытында яхшы ял итүләрен, әти-әниләр һәм дуслар белән аралашу шатлыгын, яңа ачышлар һәм якты тәэсирләр телим! Хыялларыгыз тормышка ашсын, үз максатыгызга ирешегез! - дип. билгеләп үтте Марат Ринат улы.

   Коляскалар парадында  катнашучыларның барысы да Марат Ринат улы кулыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алдылар.

   Район үзәге мәйданында - амфитеатрда оештыручылар "Яшь йолдыз" талантлар фестивале әзерләделәр, анда балалар үзләренең иҗатларын җырлауда, биюләрендә күрсәттеләр.

   Балалар шулай ук асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Фантазиягә чикләр булмады. Балаларга кушылып, олылар да рәсем ясадылар.

   Теләүчеләр шулай ук машиналарда йәри, баллы мамык, туңдырма татып карый алдылар. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм күңелле узды, балаларның күзләрендә шатлык һәм бәхет елмаюы белән тулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International