Чүпрәледә яшәүче 90 яшьлек Һадиҗан Минач улы Мусин гармунда да уйный, квадроциклда да йөри

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

   29 майда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мусин Һадиҗан Минач улына 90 яшь тулды. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге Башлыгы Гомәр Халитов килде. Кунаклар Һадиҗан Минач улына  Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләделәр. Юбиляр,  үз чиратында, кунакларга җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде.

   Һадиҗан абый Кече Чынлы авылында туып-үскән. Сугыш башланыр алдыннан аларның гаиләсе Казанга күчеп килә, әмма сугыш башлангач, янә үз авылларына юл тотарга туры килә. Олы абыйсы фронтка китә, апасы исә заводта эшкә кала. Кызганычка каршы, алар бу дөньяны иртә ташлап киткәннәр.

   Туган якларына кайтыр юлда – әтисе дә  Буада  эшкә кала, чөнки кулларына тотып ашарга бер кавем ризылары, өсләренә кияргә киемнәре дә булмый. Һадиҗан абый белән әнисе Фатиха апаны туган авылларында бабаларының  гаиләсе сыендыра.

  - Безнең өчен сугыш еллары бик авыр булды, аларны әни белән ничек кичергәнбездер, әлегә кадәр күңел ышанып бетми, - дип, күз яшьләре аша искә ала ветеран.

   Буадан эштән кайткан әтисе 12 көн торганнан соң вафат була, әнисе Фатиха апаны да окоп казырга алып китәләр. “Аннан ул әллә җәяүләп кайта, аягында чабатасы да тузган иде, ач-ялангач торган күрәсең, ябыккан да иде. Үзе болар хакында сөйләгәннәре бер дә истә калмаган”, - ди Һадиҗан абый.

   Тыл ветераны авылда өлкән яшьтәге Сибат исемле абзыйны хөрмәт белән искә ала. Яшүсмер баланы ул кырга эшчеләр янына урнаштыра. Анда беркүпме ашарга мөмкинчелек була. Шул ук вакытта эшләгәне өчен ипи дә бирәләр.

  Һадиҗан абый яшьли тракторга утыра, колхозда эшли. Атлар белән урманнан утын ташый.

  Авылдашы Рәйсә белән гаилә кора. Аның белән 1997 нче елга кадәр яшиләр алар. Ике бала үстерәләр, берсен югалту хәсрәтен дә күрәләр.

   Бүгенге көндә Һадиҗан абый беръялгызы яши. Язмышның барлык сынауларын үтәргә аңа тормышны яратуы, хезмәт сөюе ярдәм итә. Үзе әйткәнчә, ул беркайчан да кешеләргә көнләшеп яшәмәгән, ярдәм итәргә тырышкан. Ул бик яхшы балта остасы да эле, авылда аның кулы белән күп кенә йортлар төзелгән. Үзенең агач йортын да ул үз куллары белән ясаган. Өй эчендәге матур шкафлар, карават- креслолар, хәтта сәгать тә аның куллары белән эшләнгән. Моннан тыш, ветеран гармунда уйнарга ярата, хәтта квадроциклда да йөри.

   Һадиҗан абыйга сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Тормыш сөючәнлеге, иртәгесе көнгә ышанычы кимемәсен. Кунакларга  “Әле мин сезне тагын китерәм”, дип теләп калган теләкләре тормышка ашсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International