2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00-13.00 сәгатьләрдә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрүне планлаштыра. Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:
- Баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән саклану һәм иминлеккә хокукларын саклау;
- Баланың сәламәтлеген һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;
- Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә булган хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегендәге мәсьәләләр буенча;
- Баланың мәгариф өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;
- Социаль тәэминатка хокукны үтәү;
- Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.
Кабул итүгә язылу таләп ителми.