«Рамазан – изге гамәлләр ае»: Чүпрәледә күпбалалы гаиләләргә киемнәр бүләк иттеләр

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

   “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе һәм 1 июнь - Балаларны яклау көне кысаларында район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, тормыш иптәше – район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова белән Иске Элмәле һәм Яңа Чокалы авылларында яшәүче күпбалалы гаиләләргә җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырды. Киемнәр барысы да өр-яңа, фабрикадан кайткан.

   “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе республикабызда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Рамазан аеның беренче көненнән башланып китте. Акция барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтте: азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм итте.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International