28 май, Чик сакчылары көнендә, әфган сугышы ветераннары "Җылы йорт" приютында балалар белән очрашты. Чарада катнашкан әфганчылар - чик сакчылары: Виктор Петухов, Ирек Яфизов, Дамир Сирачетдинов, Җәмил Хәмидуллин, Фәргать Әхтәмов, Владимир Солдатов сугышчан операцияләрдә катнашулары, яшь солдатларның чын батыр сугышчы булганчы нинди авырлыклар кичерүе, шулай ук армия хезмәте һәм әфган халкы тормышындагы кызыклы фактлар турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.
Очрашуны оештыручы Альберт Сөләйманов исә күңелендә бер хатирәне яңартты: "...Госпитальдә авыр яраланган солдатның янына көн саен бер хатын-кыз йөри иде. Соңыннан аның безнең районнан икәнлеге билгеле булды. Язмышы аны Әфганстан җирләре белән бәйләгән булып чыкты, менә шундый хәлләр дә булгалый...", - диде ул.
Кунаклар балаларга бүләкләр белән дә килгән иделәр. Алар җәй көннәрендә кияр өчен аяк киемнәре бүләк иттеләр.