Бүген эшлекле визит белән Чүпрәлегә ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры Иван Егоров килделәр.
Алар башта район Башлыгы Марат Гафаров белән бергә вертолеттан иген басуларын карадылар. Аннан “Цильна“ җәмгыяте басуында авыл хуҗалыгына караган предприятие җитәкчеләре, фермерлар, авыл башлыклары белән очраштылар.
Биектән карагач иген басуларыгыз уч төбендә кебек күренә. Җиренә җиткереп башкарылган эшләрегез дә, сезне бизәми торганнары да бар, диде Марат Әхмәтов, Чүпрәле җитәкчеләренә.
Моңа каршы район Башлыгы Марат Гафаров соңгы араларда уңай һава торышының бу якларны бик үк өнәп бетермәве, көзлектән чәчеп калдырган мәйданнарның күбесен икенче тапкыр чәчәргә туры килүе турында белдерде.
Коры һәм җилле һава туфракта булган беркүпме дымны да юкка чыгарды. Әле менә сез килер алдыннан гына яуган яңгырның да быелгы язда икенче тапкыр гына явуы, - диде ул. Һәм корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм итә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте.
Очрашу барышында районның крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары, эш башлаучы фермерлар турында да сүз булды. Марат Готович халык арасыннан Альфред Хәйруллинны чакырып алып, эшмәкәрнең эшчәнлеге белән кызыксынды.
Соңыннан Казан кунаклары быел “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы, “Цильна” җәмгыяте кырларында үсә торган культуралардан ясалган күргәзмәне карадылар.