Бүген Чүпрәле районының 5 егетен армия сафларына озаттылар

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

   Бүген Чүпрәле районының 5 егетен армия сафларына озаттылар.

   Дементьев паркы янында үткәрелгән озатуда район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучының ата-аналары, якыннары һәм дуслары катнашты.

   Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов әйтүенчә, быелның язгы чакырылышында кайбер яңалыклар да бар. Яшь солдатка уңайлыклар булдыру өчен шәхси гигиена әйберләре куелган махсус сумка бирелә икән. Электәге кебек фәнни роталарга солдатлар алу дәвам итә, әмма анда урыннар бик чикле булу сәбәпле сайлап алу конкурсын үтү мөһим. Хәзер солдатларга көндезге йокы сәгатьләре дә билгеләнгән.

   Айрат Фиркатович булачак солдатларга уңышлы хезмәт итүләрен һәм туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Озату тантанасында дин әһелләре, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Алар да егетләребезгә иң изге теләкләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International